Универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2018 елның 17 августы, җомга

Адав-Толымбай авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга булды – универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу объектның төзелеше сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен озак көтелгән чара иде. Бәйрәмдә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров та катнашты.

 “Шунысы куанычлы: яшьләр арасында физкультура һәм спортка ихтыяҗ, сәламәт яшәү рәвешенең кирәклеген аңлау  көннән-көн арта”, - диде Марат Азат улы. Бу объект авылда спорт үсешенә өстәмә импульс бирәчәк. Яңа спорт мәйданында яшьләребез үз көчен сыный алачаклар, балаларга уйнарга да мөмкинлек бар, өлкән буын кешеләре дә рәхәтләнеп вакыт үткәрә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International