Буа Татарстанның дүрт районыннан Коммерцияле Булмаган Оешма (КБО) вәкилләрен җыйды

2018 елның 18 августы, шимбә

Буа Татарстанның дүрт районыннан Коммерцияле Булмаган Оешма (КБО) вәкилләрен җыйды – алар Апас, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан. Бу дәрәҗәдә масштаблы очрашу социаль проектларга, шул исәптән Президент гранты һәм ТР икътисад Министрлыгы гранты кысаларында узучы проектларга, акча җәлеп итү мәсьәләлренә багышланган иде.

  ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР икътисад Министрлыгы ярдәме белән Казан (Идел буе) федераль университеты һәм социаль тармакның инновацияләр Үзәге ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә 17 августта районның КБО вәкилләре өчен махсус семинар үткәрде.

 КБОга ярдәм итү Ресурс үзәге җитәкчесе Антон Дыганов Татарстандагы Ресурс үзәкләре эшчәнлеге, КБОга финанс ярдәме программалары, КБО эшчәнлегенең нигезе булган социаль проектлаштыру, социаль проектлаштыру буенча республикада тормышка ашырылучы өйрәтү программалары турында күрсәтте һәм сөйләде. Моннан тыш, семинар кысаларында КБОның үзара хезмәттәшлеге, бизнес һәм хакимият, шулай ук КБОның мәгълүмат ягыннан ачык булуы һәм КБО порталы мөмкинлекләре темаларына да кагылдылар.

   Семинарның аерым темасы һәм презентациясе грант заявкаларын тутыруга багышланган иде: мәҗбүри элементлар, үзенчәлекләр һәм типик хаталар.

   Рафиков Егор – “иҗади яшьләр Академиясе” вәкиле, “Яшел фитнес” Социаль –спорт хәрәкәте” проекты белән РФ Президенты гранты җиңүчесе – конкурс һәм гранталарда катнашу тәҗрибәсе һәм “Грантлар Капитаны” турында сөйләде.

   Чарада катнашучылар кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, проектлар турында фикер алыштылар, документация әзерләгәндә килеп туган ситуацияләрне анализладылар.

   Районның КБОлары мондый үзәкләр барлыгын белде, ә максатларга ирешү өчен район администрациясе, дәүләт, муниципаль учреждениеләр, ТОСлар, КБО һәм халыкның көчен берләштерергә кирәк. Бу - семинар нәтиҗәсе. Болар барсы да социаль проектларны тормышка ашыруга, грантлар отуга һәм акча җәлеп итүгә мөмкинлек бирә.

  Чараны оештырган һәм үткәргән өчен  аерым рәхмәтне оештыручылар Буа районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдиновага әйттеләр.

  Киләсе семинар 31 августта Балык Бистәсендә булыр дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International