“Бердәм Россия” ТРО ВПП Буа җирле бүлеге КЦСОН “Гармония” ГАУ СО һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” җирле штабы белән берлектә, “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясен тормышка ашыру кысаларында, Буа муниципаль районының Степановка авылында бер гаиләдә булдылар. Алар балаларга яңа уку елына кирәкле канцтоварлар тутырылган портфельләр тапшырдылар. Партия җирле бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Храмова, балаларны яңа ук елы белән котлап, укуларында зур уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.