Торак комиссиясенең чираттагы утырышы

2018 елның 18 августы, шимбә

Бүген Буа муниципаль районы башкарма комитетында Р.Р.Камәртдинов рәислегендә ТР Буа муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә яшәүче гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарын исәпкә кую буенча торак комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында Карлы һәм Боерган авыл җирлекләре Җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Алар – торак комиссиясе әгъзалары. Комиссия әгъзалары бертавыштан уңай карар кабул иттеләр: бу авыл җирлекләрендә яшәүче гариза язган ике кеше исәпкә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International