Буа мәдәният йортының “Рябинушка” рус җыры ансамбле Вера Евдокимова җитәкчелегендә бүген ТР Кама Тамагы районы Красновидово авылында узучы “Алма спасы” фестивалендә катнашты. Фестиваль үткәрүнең төп максаты – ТР халыклары милли мәдәниятларының традицияләрен һәм милли үзаңны саклау, мәдәни элемтәләрне киңәйтү, халык иҗатын активлаштыру. Безнең ансамбль “Во саду”, “Калинка” һ.б. рус халык җырларын башкарды.