Гаилә бәйрәмегез белән тәбриклибез!

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

     Ирле-хатынлы Георгий Федор улы һәм Мария Георгий кызы Хәйбулкиннарның бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел булган. Георгий Федор улы – белеме буенча юрист – гомер буе милициядә эшләгән. Мария Георгий кызы гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, башлангыч сыйныфларда укыткан. Алар бергә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә оныкларын үстерешәләр. Пенсиягә чыккач, яңа мавыгулары барлыкка килгән: Мария Георгий кызы шигырьләр яза, Георгий Федор улы туган якны өйрәнә башлаган. Боерган авыл җирлегендә үткәрелүче бөтен чараларда алар актив катнашалар. Хәйбулкиннар гаиләсен алтын туйлары белән Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева котлады. Җылы сүзләр әйтеп, ул открытка, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Хөрмәтле Георгий Федор улы һәм Мария Георгий кызы! Сезне гаилә бәйрәмегез белән тәбриклибез! Гаилә идиллиягез яшьләр өчен үрнәк булсын, мәхәббәтегез сүнмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International