Ташкичү, Вольный Стан һәм Түбән Наратбаш авылларында биш шәхси хуҗалыкта вирусның барлыгы раслангач, июль ахырында кош гриппы карантины кертелде.
Бүген карантин бетте. Район ветеринар берләшмә башлыгы Булат Шәкүров сүзләренә караганда, Буа-Яльчик, Казан-Ульян автоюлларында ветеринар постлар юк ителде, үзәк базарда кош-корт продукциясен сату үз көченә керде. Әлегә тере кош-корт сату чикләнгән. Йорт хайваннары сатыла торган базарда ветберләшмә белгечләре башка регион машиналарын дезинфекциялиләр.