Бөтен дөнья мөселманнары исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете, яки корбанга китерү Көнен билгеләп үтә. Ул Хаҗ тәмамлануын белдерә һәм, Рамазан ае уразасы бетеп, 70 көннән соң үткәрелә. Тантаналы гыйбадәтләр кичә Буа районынң барлык мәчетләрендә дә уздырылды. Тантаналы чаралардан соң мөэмин-мөселманнарны өйдә бәйрәм өстәлләре көтә иде.