Буа ветеринария техникумы студентлары “PROFхәрәкәт” яшьләр форумында катнаша. Ул 20августтан 25сенә кадәр Яр Чаллы шәһәренең “Звездный” сәламәтләндерү лагере территориясендә узачак. Форумны оештыручы – ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы белән берлектә “КамАЗ” Акционерлык Җәмгыяте. Форумның максатлары: яшьләрнең игътибарын эшче һөнәрләргә җәлеп итү, “КамАЗ”да эшләү перспективасы белән кызыксындыру, эшче һөнәрләрнең үзенчәлекләрен һәм перспективасын күрсәтү, илебез икътисадында эшчеләр, инженерлар, технологларның статусын һәм аерым ролен күтәрү.