Казан шәһәренең 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында “Яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә тәкъдир итү” дигән педагоглар секциясе узды. Секция эшендә Буа муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында укытучы-остазлар, вуз һәм колледжлар бетереп кайткан яшь укытучылар, мәгариф идарәсе органнары вәкилләре бар. Секция кысаларында тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар булды. Очрашу яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә тәкъдир итү церемониясе белән тәмамланды. Бу чарада ТР премьер –министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.