РФ дәүләт флагы Көне белән котлау

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бүген РФ дәүләт флагы Көне. Шул уңайдан буалыларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады:

Хөрмәтле буалылар һәм Буа кунаклары!

   Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – РФ дәүләт флагы Көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – озын һәм катлаулы юл үткән дәүләтебезгә хөрмәт билгесе.

  Флаг – гражданнарны берләштерүче, илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәген берәштерүче иң мөһим символларның берсе. Шуңа күрә флагка булган ихтирам һәм сакчыл караш – үз иленең гражданы итеп исәпләгән теләсә кем өчен иң төп кыйммәтләрдән санала. Сезгә чын күңелдән тынычлык, бәхет, исәнлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International