"Җылы йорт” социаль приютта будылар.

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендә Чүпрәле районы Үби авылында “Җылы йорт” социаль приютта будылар. Балаларга мөрәҗәгать итеп, кунаклар аларга бәхет, нык сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә кайтуларын теләделәр. Балаларга бүләкләр тутырылган пакетлар тапшырдылар.

    Чүпрәле муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль приюты” 1998 елның 19 декабрендә барлыкка килгән. Приют ТР Чүпрәле районы Үби авылы территориясендә урнашкан. Приют эшли башлаганнан бирле, 4 яшьтән 18 яшькәчә булган 750 бала һәм яшүсмер реабилитация үткән.

   2008 елдан приют яңа ике катлы бинада эшли. Биредә психолог һәм психологик яктан бушану бүлмәсе, китапханә, компьютер залы, бассейн, тренажер залы, класслар һ.б. бар.

   Дүрт ел эчендә Буа муниципаль районыннан ведомствоара исәптә торучы гаиләләрдән булган 63 бала реабилитация үткән:

 2015 елда – 16 бала,

 2016 елда – 23 бала,

 2017 елда – 15 бала,

 2018 елда – 9 бала.

   Хәзерге вакытта “Җылы йорт” приютында 18 бала яши,  шул исәптән 4 бала – Буа районыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International