Бәйрәмгә чакырабыз!

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле буалылар һәм Буа районы кунаклары!                                          

     Сезне 2018 елның 30 августында Республика Көне һәм шәһәр Көне бәйрәмнәренә чакырабыз. Бәйрәм Үзәк паркта, Буа шәһәренең үзәк мәйданында һәм Трусенев исемендәге стадионда узачак. Үткәрү вакыты: сәг. 14.30 – 21.00.

 Программада:

  • Буа муниципаль районы Башлыгы Марат Азат улы Зяббаровның котлавы;
  • Дәүләт бүләкләре тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ТР “Мактаулы хезмәт” өчен медальләре, Сталинград сугышында катнашучы Гариф Лотфулла улы Сафиуллинга Волгоград өлкәсе Губернаторының “Сталинград сугышында Җиңүгә 75 ел” истәлек билгесе;
  • Кунаклар чыгышы;
  • Җитештерү һәм аның тирәсендәге территорияне, шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларны чәчәкләр белән иң яхшы бизәү конкурсына нәтиҗәләр ясау;
  • “Буа шәһәре турында иң яхшы шигырь” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү;
  • Шәһәр Көнен бәйрәм итү кысаларында БуЭСның 50 еллыгына багышланган чаралар блогы;
  •  

Үзәк мәйданда махсус техника эшен тәкъдир итү

МЧС, полиция, ДПС, ашыгыч ярдәм, ТКХ, электр челтәре

  1.  

Эстрада артистларының бәйрәм концерты (Ульян шәһәре, Буа муниципаль районының үзешчәннәре)

  • “Танцули” кавер төркеменең чыгышы
  • Brainstorm Фаер-шоу төркеме чыгышы
  •  

Осталар шәһәре – рәсем ясау буенча, ата-аналар белән бергә балалар өчен, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар.

  1.  

Шахмат-шашка турниры

  1.  

Балалар өчен күңел ачу уен мәйданчыклары оештыру

 

  1.  

Футбол буенча дөнья Чемпионаты тематик мәйданчыгы

  1.  

Урамдагы кино

  1.  

Чәчәкләрдән ясалган эшләнмәләр конкурс-күргәзмәсе

  1.  

Бәйрәм салюты

  1.  

Сәүдә-күңел ачу мәйданчыкларының эше (батутлар, попкорн, татлы мамык, туңдырма, понида йөрү);

Җәмәгать туклану пунктлары эше;

Тематик мәйданчыклар эше:

-яшел фитнес;

-каратэ буенча мастер-класс;

  •  

- матур йөгерүдә катнашучылар парады;

-матур йөгерү, “Икмәк” КВН командасы чыгышы;

- дискотека.

“Шәһәребезне яхшыртыйк!” эшләүче яшьләрнең велосипедта йөрүе;

Паркта буккроссинг (китаплар белән алмашу);

“Туган җирем - син бер генә” Буа туган якны өйрәнү музее фотогалереясе;

Паркта плэнер. “Тарих чишмәләре” мольбертлары белән рәссамнар. Шаржлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International