Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокуклары үтәлүен тәэмин итү максатыннан, 2018 елның 27 августында ТР кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белән бергә халыкка эш сораулары буенча “кайнар линия” үткәрә. Консультация вакыты сәгать 9 дан кичке 5кә кадәр. “Кайнар линия” телефоны: (843)236-00-71.
2018 елның 31 августына ТР кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчелеге бергәләшеп гражданнарны кабул итәчәкләр.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).