Татарстан Росреестры хәбәр итә:
23 августта сәг.13.30да туры эфирда “Торак-коммуналь Берлекләр” тапшыруы булачак. Тапшыруның махсус кунагы – ТР буенча Росреестр Идарәсенең юридик затларның күчемсез милкен һәм өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен дәүләт тарафыннан теркәү бүлеге җитәкчесенең урынбасары Альбина Мәгъсумова.
Алып баручы Гөлназ Миннеханова белән бергә дәүләт теркәүчесе телевизор каручыларга өлешләп төзү законнарының кайбер үзгәрешләре турында сөйлиячәкләр. Аерым алганда, Альбина Мәгъсумова гражданнар – өлешләп төзелештә потенциаль катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүе, теркәүче органга мөрәҗәгать иткәндә, аларга нинди документ пакеты әзерләргә кирәк булуы, күпфатирлы йортны кулланышка бирү вакыты озакка сузылган очракта, нишләргә кирәк булуы турында сөйлиячәк.
Монда һәр телевизор караучы шулай ук үзен кызыксындырган соравын бирә ала. Моның өчен бары туры эфир кайнар линиясенең телефон номерын гына җыярга кирәк (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.
Тапшыруны сәгать 13.30дан 14.00кә кадәр карагыз. Кабатлау сәг.15.30да һәм 19.30да; шимбә көннәрендә – сәг. 18.30да; якшәмбе көннәрендә – сәг. 13.30да.