Татарстан Росреестры:
күпфункцияле үзәкләргә (КФҮ) документларны алу һәм бирү графигы
ТР буенча Росреестр Идарәсе республика халкын Корбан бәйрәме белән котлый! Бу матур бәйрәмдә барыгызга да иман ныклыгы, сәламәтлек, яхшы ниятләр, күңел киңлеге, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын, мәхәббәт һәм иминлек тели.
Исгезгә төшерәбез: хәзерге вакытта күчемсез милеккә хокукларны дәүләт тарафыннан теркәү өчен документларны алу-бирү, шулай ук кадастр исәбе “ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү Күпфункцияле үзәк” – “Минем документлар”да башкарыла.
Гражданнарга уңайлы булсын өчен, “Минем документлар” – КФҮтә бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү графигын бастырабыз:
20 августта –эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.
21 август – ял көне.
КФҮ эше, контактлар, республика буенча филиалларның эш тәртибе, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр һәм кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге турында мәгълүмат КФҮ Порталында бар.
Пресс-хезмәт