Буа районында урак темпы югары

2018 елның 24 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 71,8 процентында җыеп алынган.

“АгроНур”да һәм “Ямбулат”та урып-җыю эшләре төгәлләнгән. “Авангард”та ул барлык мәйданның 86, “Коммуна”да – 84,5, “Дружба” агрофирмасының 4 номерлы филиалында – 82,5, 2 номерлы филиалында – 80, “Кыят”та 79 процентында башкарылган.

Ындыр табакларына барлыгы 97694 тонна ашлык кайтарылган. Район буенча һәр гектардан уртача 24,7 центнер уңыш чыга. “Ямбулат”та бу сан 36,5, “Авангард”та – 34,9, “Коммуна”да – 34,1, ”Кыят”та 30,4 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International