Алдынгыларга тигезләнегез!

2018 елның 24 августы, җомга

Комбайнчылар арасында ярыш кызганнан-кыза. 23 августка иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз.

Икенче төркемгә керүче комбайннарда эшләүчеләр арасында “Коммуна”дан Илдус Насыйбуллин әлегә беренчелекне бирми. Ул “Акрос-550” белән 1465 тонна ашлык суктырып алды. Икенче урынга 1415 тонна күрсәткече белән “АгроНур”дан Фаяз Гафуров күтәрелде. Өченчедә – “Авангард”тан 1349 тонна иген суктырган Николай Николаев.

Өченче төркемдәгеләр арасында урак башыннан бирле лидерлык “Кыят”тан “Акрос-595”тә эшләүче Александр Грачевта. Аның күрсәткече 2629 тоннага тиң. “Нью Холланд” комбайннарын иярләүче авангардлылар Фирзәр Хаттапов һәм Дмитрий Сидоров шул чагыштырмада 1935 һәм 1917 тонна ашлык суктырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International