Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы таләбе белән су белән тәэмин итү чыганакларын санитар яктан саклау зоналары расланды.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы закон үтәлешен тикшерде.
“Винерберг Куркачи” оешмасы, санитария законын бозып, су заборы чыганакларын санитар яктан саклау зоналар проекты булмыйча торып, хуҗалыкта кулланыла торган һәм эчә торган су белән тәэмин итү максатыннан, җир асты суларын табу өчен кулланыла торган скважиналардан файдалана.