РФ административ хокук бозу турындагы Кодекс үзгәрешләре үз көченә керде.

2018 елның 24 августы, җомга

     РФ административ хокук бозу турындагы Кодекс үзгәрешләре үз көченә керде. Коррупцион хокук бозу өчен оешма милкенә арест салу кебек яңа чара кертелде.

   “Административ хокук бозу турындагы РФ Кодексына үзгәрешләр кертү турында” 03.08.2018 елның 298-ФЗ номерлы Федераль Законы нигезендә “Юридик зат исеменнән законсыз әҗер бирү” РФ КоАП 19.28 маддәсенә караган административ хокук бозу турындагы эш буенча производствоны тәэмин итүгә яңа чара кертелде – юридик затның милкенә арест салыначак.

   Милеккә арест салу турында карар хөкемдар тарафыннан административ хокук бозу турындагы эш кузгатылу карары белән бергә прокурор ходатайствосы нигезендә хәл ителә.

   Моннан тыш, РФ КоАП 19.28 маддәсенә искәрмә дә бар. Аның буенча юридик зат, әгәр бу хокук бозуны ачуга, административ тикшерүне үткәрүгә һәм (яки) бу хокук бозу белән бәйле җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә ярдәм итсә, яки бу юридик заттан янап акча алынса, административ җаваплылыктан азат ителә.

   Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы шулай аңлата.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International