Буалылар Буа районы муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Зяббаров ярдәме белән кичә Казанда узган футбол матчын түләүсез карады. “Рубин-ЦСКА” уенын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе башлыгы Ленар Садыйков җитәкчелегендә яшь спортчылар, волонтерлар һәм районыбызның тренерлары карады. Делегациянең тәэсирләре уңай. “Телевидениедән бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасын тоеп булмый”, - дип, кичерешләре белән уртаклашты делегациянең бер вәкиле. Матч вакыйгаларга бай иде. Бу көнне үзенең туган көнен “Рубин”ның тренеры Корбан Бердыев бәйрәм итте. Уенны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә карады.