“Нечкәбил” республика конкурсында катнашучы Буадан Зөһрә һәм Илнар Талиповлар “Яхшылык акциясе” проектын башлап җибәрәләр. Аның максаты - нәни балалар йортындагы ятимнәргә һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү. Мәрхәмәтле эштә катнашыгыз! 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр Район Мәдәният Йортына сезгә кирәк булмаган яхшы хәлдәге балалар киемнәре, әйберләре алып килегез. Нәни балалар йорты бары тик яңа әйберләр генә кабул итә – яңа ползуноклар, пеленкалар, распашонкалар, пдгузниклар алып килә аласыз.Җыелган әйберләрне Талиповлар гаиләсе балар йортына һәм нәни балалар йортына тапшырачак. 3-21-09 яки 89274154318 телефоннары аша белешә аласыз.