Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Балаларны төрле маршрутлар буенча йөртүче 19 мәктәп автобусы аерым контроьлдә тора. Аларны ЮХИДИ район бүлеге хезмәткәрләре тикшерде. Ә бүген Буа районы башлыгы Марат Зяббаров аларның яңа уку елына балаларны чыннан да куркынычсыз һәм уңайлы итеп йөртә алуларына инанды. Ул барлык автобус салоннарын карады, йөртүчеләр һәм транспорт төзеклеге өчен җаваплылар белән сөйләште. Закон бозулар куренмәде.