Велосипедта йөрергә яратучылар өчен шатлыклы хәбәр. 2018 елның 30 августында Буада Шәһәр көнендә “БуЭС-50” юбилей чаралары кысаларында Буа электр челтәрләре тарафыннан уздырыла торган велосипедта чабу оештырылачак. Аның маршруты шәһәр урамнары буйлап үтәчәк, юлның уртача озынлыгы 5 км чамасы. Старт БуЭСның автостоянкасыннан 30 августта сәг. 18.10да булачак. 18.00 сәгатькә кадәр катнашучылар теркәләчәк, юл хәрәкәте иминлеге буенча инструктаж үткәреләчәк. Финиш – Үзәк шәһәр пракында. Һәвәскәр спортсменнар, шулай ук 18 яшьтән соң барлык кешеләр дә катнаша ала. Үзегез белән эчәргә су, баш киеме, велосипед алырга һәм ЯХШЫ КӘЕФ!!!! Көзгә кергәндә килеп, якты хисләр, матур кичерешләр алып китик! Велосипедистлар командасының бер өлеше бул! Заявканы электрон почта аша sharipovmh@gridcom-rt.ru 2018 елның 29 августына кадәр биреп була.