“Гөлҗамал" - Казанда

2018 елның 28 августы, сишәмбе

        Буа районы мәдәният йорты “Гөлҗамал” фольклор коллективының танылган гармунчылары Нурдания Низамова белән Талия Гиматдинова ТНВ каналыннан чакыру алдылар. Алар “Манзара” тапшыруында төште. Эфирда аларны иртәгә, 29 августта, иртә белән сәгать 6да карарга була. Ә 30 августта гармунчыларыбыз Казанда узачак “Уйнагыз, гармуннар!” масштаблы бәйрәм чарасында катнашачаклар. Якташларыбызга уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International