Мәгариф хезмәткәрләренең 2018 елгы киңәшмәсе булды.

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген Буа шәһәрендә ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашында мәгариф хезмәткәрләренең 2018 елгы киңәшмәсе булды.

    Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, ел саен уздырыла торган август киңәшмәсе үткән уку елына нәтиҗәләр ясарга, хәл ителмәгән проблемалар турныда фикер алышырга, анализ ясарга һәм аларны чишү юлларын, Буа муниципаль районында мәгариф системасының үсеш перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

   Республика һәм район җитәкчелегенә мәгариф проблемаларына даими игътибар һәм мәгарифне яхшыртуга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтелде.

   Шуны да әйтергә кирәк, 2017-2018 уку елында Буа муниципаль районының Әлши авылында 110 уку урынына исәпләнгән яңа мәктәп төзелде, 2 гомуми белем бирү мәктәбенә (Рунга һәм Адав-Толымбай урта белем бирү мәктәпләре) каптиаль ремонт ясалды. Карлы һәм Яңа Тинчәле мктәпләренә, 4 балалар бакчасына (“Кояшкай”, “Теңкәш балалар бакчасы”, “Адав-Толымбай балалар бакчасы”, “Яңа Тинчәле балалар бакчасы”) ремонт ясалып бетеп килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International