Хөрмәтле буалылар! Алимент түләмәүче ата-аналарның балигъ булмаган балалары тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, ай саен айның беренче сишәмбесендә Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, ТР буенча ФССП Идарәсенең территориаль бүлекчәләре, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге, Буа шәһәренең мәшгульлек үзәге белән берлектә алимент түләтүне тәэмин итү мәсьәләлре буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне уздырыла.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Буа шәһәре, Жорес ур., 110А, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасы, 13.00 сәгатьтә башлана. Тел.: 3-56-41.