Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов Буа муниципаль районының өч авыл җирлеге Башлыкларына яңа эш машиналарының ачкычларын тапшырды.
Республикада Татарстан Республикасы Көненә муниципаль берәмлекләрнең республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре ясалды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч, Мөкерле, Рунга авыл җирлекләре бар.
Халык белән эшләүдә, гражданнарга шартлар тудыруда зур рольне авыл җирлеге башлыклары уйный. Аларның тырышлыклары белән авылларда социаль-мәдәни объектлар барлыкка килә, ремонт ясала, авыл кешеләренең тормышы яхшыра. Авыл җирлеге башлыгы эшенең оперативлылыгы материаль-техник база белән бәйле.