90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

   Бүген Кырык-Садак авылында яшәүче Садыйкова Мөнәвәрә Зартдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу матур көнне тыл хезмәтчәненә җылы котлау сүзләрен Буа муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Еремеев, Кырык-Садак авыл җирлеге башлыгы Венера Шаһиева, районның халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары җиткерде. Кунаклар юбилярга күпьеллык намуслы хезмәт өчен ихтирам белдерделәр. Ихластан Мөнәвәрә апага нык сәламәтлек, якыннарның ярдәмен һәм игътибарын тоеп, иминлектә озак еллар яшәвен теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Илдар Фәрит улы РФ Президенты Владимир Путинның котлавын укыды. Мөнәвәрә Садыйкова гомере буе колхозда эшләгән. Ире белән 10 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген юбиляр олы кызында яши, аның барлыгы ике улы, сигез кызы, 20 оныгы, 28 оныгының оныгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International