Татарстан Республикасы Көненә багышланган чаралар кысаларында Буа районындагы “Гармония” өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре алар карамагындагы өлкәннәргә “Преодоление” клубы әгъзалары – волонтерлар белән очрашу оештырды. Очрашу вакытында волонтерлар бәйрәмнең килеп чыгышы тарихы турында сөйләделәр, ә олылар күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.