“ТР Гарантия фонды” Бердәм Кредит бирү Үзәге эшли башлаячак дип хәбәр итә.
Үзәк – Фондның структур бүлеге, аның максаты – эшмәкәрлекне тормышка ашыру өчен заем финанслауны җәлеп итүдә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү.
Үзәккә мөрәҗәгать итеп, ТР эшмәкәрләре электрон рәвештә Фондның банк-партнерларына кредит алу өчен заявка бирә ала, ә банк офисына кредит алуга заявка хупланган очракта гына килергә кирәк булачак. Бу эшмәкәрләргә вакыт һәм финанс чыгымнарын киметүгә мөмкинлек бирәчәк.
Үзәкнең хезмәтләре ТР муниципаль берәмлекләрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр һәм муниципаль берәмлекләр территориясендә булмаган банкларда кредит алырга теләүчеләр өчен актуаль.
Моннан тыш, Үзәкнең хезмәткәрләре кече һәм урта бизнес өчен банк продуктларының даими мониторингын үткәрәләр һәм эшмәкәрләргә оптималь кредит продуктын сайларга ярдә итәләр, бизнес өчен банкның махсус тәкъдимнәре турында консультация бирәләр.
Үзәкнең контактлары:
Адресы: 420021, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55
Телефон: +7(843) 292-08-33
Галиева Әлфинур Габдылхак кызы – Үзәкнең өлкән икътисадчысы
Электрон адрес: galieva@garfond.ru