Ветеринар хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 31 августы, җомга

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, “Буа РГВО” белгечләре һәм ветеринар хезмәт ветераннары Борынгы Болгарда “Ветеринар хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр. Академик Иван Павловның “табиб кешене дәваласа, ә ветеринар – кешелекне” дигән сүзләре тикмәгә генә канатлы әйтелмәгә әйләнмәгәндер. Ветеринар – иң игелекле, гуманлы һөнәрләрнең берсе. Монда очраклы кешеләр булмый. Районның ветеринар хезмәте хезмәткәрләре югары профессиональ дәрәҗәдә булулары, теләсә нинди шартларда да кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә килү сәләтләре, үз һөнәрләренә тугрылыклылыгы белән аерылып тора. Кеше сәламәтлеге өчен шундый кирәкле эш белән шөгыльләнгәнгә, өстәлләребездә һәрвакыт зыянсыз ит, сөт һәм балык продуктлары. Ветеринар хезмәт алдында бик мөһим мәсьәләләр тора – районда имин эпизоотик обстановканы саклау, вететринар – санитар нисбәттән караганда терлек ризыгын һәм чималын зыянсыз җитештерүне тәэмин итү; халыкны авырулардан саклауга юнәлдерелгән чараларны үтәү. Бу һәм башка мәсьәләләрне Буа районы ветеринар хезмәте хезмәткәрләре уңышлы гына үтәп килә.  Бу җиңел булмаган юлны сайлаучыларга рәхмәт белдерәбез, бәхет, исәнлек, оптимизм, һөнәри эшчәнлегездә уңышлар һәм яңа үрләр телибез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International