Белем көне белән!

2018 елның 31 августы, җомга

1 сентябрь – Белем көне. Бәйрәм белән Буа муниципаль районы Башлыгы М.А.Зяббаров тәбрикли.

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар!

   1 сентябрь – беренче сыйныфка баручылар өчен дулкынландыргыч, шатлыклы бәйрәм, чыгарылыш сыйныф укчылары өчен өметләр белән тулы көн, барлык укучылар өчен көтелгән очрашу. Бу – төрле төчтәге бәйрәм бәйләмнәренең, яңа дәреслек һәм дәфтәрләр исе, мәктәп кыңгыравының яңгыравыклы тавышы.

    Белем дөньясына сәяхәткә яңабаштан Буа районының йөзләгән баласы китә. Алар – безнең өметебез һәм киләчәгебез, горурлыгыбыз. Алда – уңышлар, шатлык һәм мәшәкатьләр белән тулы яңа уку елы.  Җитди итеп уку, кирәкле белем һәм күнекмәләр алу, талант һәм сәләтләрне үстерү елы. Без якын арада уку алдынгыларын, төрле олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләрен күрергә өметләнәбез. Үз чиратыбызда, без дә сезгә куелган максатларыгызгы ирешүдә ярдәм итәрбез. Нәкъменә сезгә районыбыз һәм республикабызның чәчәк атуы өчен яшисе һәм эшлисе була!

   Бу сикәлтәле дә, мавыктыргыч та юлдан мәктәп укучылары белән бергә әти-әниләр һәм педагоглар барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International