Бүген “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында Буа районы буенча Россия Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары әти-әниләре белән бергә полиция бүлеге башлыгы Радик Михаил улы Егоров белән очрашуга чакырылдылар.
Радик Егоров һәм Буа районы буенча Россия Эчке Эшләр Министрлыгы бүлегенең Иҗтимагый Совет әгъзалары балаларга иминлек, яңа гаҗәеп ачышлар, кичерешләр, тырышлык, онытылмаслык мәктәп еллары теләделәр. Балаларга теләкләр язылган открыткалар һәм әти-әниләренә материаль ярдәм тапшырылды. Шулай ук һәлак булган милиционер Илнур Хәйруллин гаиләсенә дә материаль ярдәм бирелде.