Республикада комбайнчылар арасындагы конкурс дәвам итә. “Киятское” җәмгыятеннән Александр Грачев өченче группага керүче “Акрос- 595” комбайнында 25 августка, 3155 т иген сугып, әлегә бишенче урында бара.
Конкурс октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп иген сугучылар 50000 сум күләмендә акча алачаклар.