4 сентябрьдә Буада Россиянең Татарстандагы УФАС җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәүкәт кызы Шәфигуллина гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итә. Кабул итү сәгать 10.00дан 11.00га кадәр Буа шәһәренең, Жорес урамы, 110А йорты адресы буенча урнашкан Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак. Телефон 3-56-41.