Буалыларны “Урман атналыгы – 2018” табигатъне саклау акциясендә катнашырга чакырабыз. Бу акция Татарстан Республикасында сентябрьнең 8нән 14енә кадәр узачак. Акциянең максаты – җәмгыятьнең итьтибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм ишәйтү проблемаларына җәлеп итү, урманнарда уңайлы санитар – экологик обстановка булдыру.