Районның 33 мәктәбендә быел 4 600дән артык бала мәктәпкә бара, ә балалар бакчасына - 2 000 бала. Бу бәйрәм Буа муниципаль районының 475 беренче сыйныфка баручы баласына үзенчәлекле. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы барлык балаларга портфельләр тапшрыла, район Башлыгыннан балалар “ Беренче сыйныфка баручылар өчен тупланма” алачак.