Патриотик тәрбия бирү максатыннан, " Буа районындагы ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының КЦСОН " Гармония" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары " Алтын ачкыч" сәламәтләндерү лагеренда Россия флагы Көненә багышланган чара уздырдылар. Балалар флаг тарихы турында белделәр. Барлык балаларга илебез флагы гасыр ярым диярлек вакыт эчендә күп тапкырлар үзгәргәнлеге турында белү кызык булды. Алган белемнәрне ныгыту өчен, психологлар бу тематикага караган викторина оештырдылар. Чара азагында "РФ символлары " темасына конкурс игълан ителде. Мондый чаралар шәхес формалашуга уңай йогынты ясыйлар, белемнәрне киңәйтәләр, горурлык һәм патриотлык хисләре тәрбиялиләр.