Киләсе якшәмбедә 12 округ буенча Буа муниципаль районының һәм 1 округ буенча шәһәрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк.
Аның нинди форматта узачагы һәм кемнәр катнашачагы турында шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Шамил Садриев һәм район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Габдрахманов аңлаттылар:
– 9 cентябрьгә шәһәрдә өстәмә сайлаулар 2 номерлы Студентлар округы, Адав-Толымбай авыл җирлегендә 3 номерлы Урман округы, Аксу авыл җирлегендә 7 номерлы Дала округы, Алших авыл җирлегендә 9 номерлы Тынычлык округы, Зур Фролово авыл җирлегендә 7 номерлы Совет округы, Югары Лашчы авыл җирлегендә 7 номерлы Яшьләр округы, Кыят авыл җирлегендә 3 номерлы Мәктәп һәм 7 номерлы Үзәк округлары, Тү-бән Наратбаш авыл җирлегендә 2 номерлы Үзәк округы, Яңа Тинчәле авыл җирлегендә 7 номерлы Гагарин округы, Иске Тинчәле авыл җирлегендә 6 номерлы Октябрь округы, Килдураз авыл җирлегендә 4 номерлы Бакча һәм 6 номерлы Ленин округлары буенча билгеләнгән.
Төрле сәбәпләр аркасында яшәү урыны буенча сайлауларда катнаша алмаучыларга 29 августтан 4 сен-тябрьгә кадәр Буа районы һәм шәһәре территориаль сайлау комиссияләрендә тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук 8 сентябрьгә кадәр (эш көннәрендә 16дан 20 сәгатькәчә, шимбә һәм якшәмбе – 8дән 20 сәгатькә кадәр) үз сайлау участокларында алдан тавыш бирә алалар. Моның өчен анда килеп, алдан тавыш бирү теләге турында гариза язарга, шул ук вакытта моның нигезле сәбәбен күрсәтергә кирәк. Алдан тавыш бирү өчен үзең белән Россия Федерациясе гражданы паспорты яисә аны алыштыручы документ булу таләп ителә.
9 сентябрьдә сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сәламәтлеге торышы буенча сайлау участогына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү оештырыла.