Татарстан Росреестры исегезгә төшерә: сделкаларны дәгъвалау турындагы мәгълүмат ЕГРНга кертелә

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

  Әгәр ир белән хатынның берәрсе икенчесенең нотариаль расланган ризалыгыннан башка күчемсез милекне хәл итү сделкасы ясый икән, мондый сделка суд тәртибендә дәгъвалана ала һәм дөрес түгел дип табыла. Сүз никахта булган вакытта алынагн һәм ир белән хатынның уртак милке тулында бара.

   Тр буенча Росреестр Идарәсенең сделкаларны дәүләт тарафыннан теркәү һәм физик затлар хокукларының күчеш бүлеге башлыгы Галина Гончарова белдергәнчә, закон тарафыннан билгеләнгән сделкаларны тормышка ашыру өчен, закон билгеләгән затларның, хөкүмәт органнарының яки юридик зат органнарының ризалыгын алу таләп ителә. Мәсәлән, гражданин тарафыннан никахта булган вакытта алынган һәм ир белән хатынның уртак күчемсез милке булган сделканы тормышка ашыру өчен, шулай ук нотариаль расланган сделка очрагы яки сделка дәүләт тарафыннан теркәлгән булырга тиешле очракта, РФ Гаилә кодексы тарафыннан ир яки хатынның нотариаль расланган ризалыгын алу кирәклеге турында билгеләнгән. Кирәкле ризалыкны алмыйча ясалган сделка ел дәвамында ир яки хатын тарафыннан дәгъвалана һәм суд тәртибендә дөрес түгел дип табыла ала. Мондый сделка дәгъвалана ала.

   Хәер, сделка дәгъваланмаска да мөмкин яки суд аны дөрес түгел дип тә таба ала, ди Галина Гончарова. Уртак милекне хәл итү сделкасы ир яки хатынның берәрсе тарафыннан эшләнсә, ул ир яки хатынның ризалыгы белән эшләнә дип күздә тотыла. Бу чыннан да шулаймы-түгелме – билгеләп булмый. Шуңа күрә нотариаль ризалык булмаган очракта ЕГРНга сделканы дәгъвалау турында мәгълүмат кертелә.

   Шул ук вакытта, дип ассызыклый дәүләт теркәүчесе, күрсәтелгән мәгълүматларны, төп характеристикалар һәм күчемсез милек объектларына теркәлгән хокуклар турында мәгълүматны биргәндә, гариза бирүче күрсәтә. Бу киләчәктә күчемсез милек объектлары белән башка сделкалар ясау һәм үзләштерүне кыенлаштырачак, чөнки потенциаль сатып алучыларда шик туарга мөмкин: аларның хокуклары киләчәктә дәгъваланмасмы. Шулай итеп, ЕГРНнан выписка алган сатып алучы күп нәрсәдән хәбәрдар була, кирәкле ризалыктан башка объект алырга ризамы-юкмы икәнлеген үзе хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International