Урак – соңгы гектарларда

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  4 сентябрьгә игеннәр барлык мәйданның 96,4 процентында җыеп алынган.

Ындыр табакларына барлыгы 126208 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 23,8 центнерга тиң. Аерым хуҗалыклардан әлеге күрсәткеч “Ямбулат”та 36,5, “Авангард”та – 34,9, “Коммуна”да – 33,9, “Кыят”та 30,4 центнер тәшкил итә.

Районда көзге кыр эшләре дә дәвам итә.  21418 гектарда туфрак туңга сөрелгән, 15296 гектарда уҗым культуралары өчен әзерләнгән. Көзге чәчү 12314 гектарда үткәрелгән. Бу барлык мәйданның 64 проценты, дигән сүз. Әлеге эш “Авангард”та, “Коммуна”да, “АгроНур”да төгәлләнгән.

Урып-җыю эшләре белән комбайнчылар арасында ярыш та төгәлләнә. 4 сентябрьгә иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз.

Өченче төркемгә кергән “кыр кораблары”нда эшләүчеләр арасында “Кыят”тан Александр Грачевка тиңнәр юк. Ул бу көнгә “Акрос-595” комбайны белән 3613 тонна иген җыеп алды. Сүз уңаеннан, ул республика конкурсында да әлегә 50 мең сумлык премиягә кандидатлар арасында. 28 августка бирелгән мәгълүматлар буенча 3155 тонна күрсәткеч белән бишенче урынны били. Район бәйгесендә икенче урынга аның хезмәттәше Дмитрий Герасимов чыкты. Ул “КЗС-1218” комбайнында 2190 тонна ашлык суктырды. Өченче урында “Авангард”тан Фирзәр Хаттапов. Аның исәбендә – 2152 тонна бөртек. Икенче төркемдәгеләр арасында әлегә үзгәрешләр юк.  Лидерлар – “Коммуна”дан Илдус Насыйбуллин һәм Ринат Нигъмәтуллин, “Авангард”тан Николай Николаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International