“Частник” операциясе башлана

2018 елның 7 сентябре, җомга

Районда 10 сентябрьдән “Частник” профилактик операциясе башлана. Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә район буенча рейдлар үткәреләчәк. Алар вакытында гомуми кулланудагы барлык категорияле юлларда эксплуатацияләнүче үзйөрешле техника тикшереләчәк. Күзәтчелек органнарының төп игътибары хуҗаларның рөхсәт бирүче категория белән билгеләнгән үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы, техникага теркәү документлары булуга биреләчәк. Шулай ук машиналарны һәм тагылмаларның техник торышы, аларның янгынга каршы һәм беренче медицина күрсәтү чаралары белән комплектлаштырылуы тикшереләчәк. Хокук бозулар  ачыкланганда, милекчелек формасының нинди булуына карамастан, барлык хуҗалар Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексына туры китереп, административ җаваплылыкка тартылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International