Акыллы йорт – нәрсә ул? Моны 136 номерлы йортта яшәүчеләр белә

2018 елның 7 сентябре, җомга

Сишәмбе кичендә  Ефремов урамының 136 номерлы күпквартиралы йортында яшәүчеләр ишегалды бәйрәменә җыелды. Моңа берничә сәбәп бар иде.

Беренчедән, җәй уртасында капиталь ремонт үткәрелгән йортлары шә-һәрдә беренче булып матур  һәм сыйфаты буенча да сынатмаучы, ягъни кышын җылылыкны чыгармый, җәен кыздырмый, тавыш үткәрми һәм озакка түзә торган заманча материал – керамогранит плитә белән тышланды, җылытылды да. Бу эшне “РИФ” җәмгыяте башкарып чыккан.

– Ремонтны июнь аенда башладык, өч атна дигәндә төгәлләдек. Тагын подъездларны төзек-ләндердек, – ди җитәкче Рифат Батыров. Аларга рәхмәт сүзләрен бу вакыт эчендә еш ишетергә туры килгән. Бу көнне исә һәр яшәүченең кичерешләрен йорт буенча өлкән Ольга Мартьянова  җиткерде.

– Без бу йортка нәкъ 39 ел элек күчендек. Җиде квартирада “беренчеләр” әле дә яшибез. Моңа ка-дәр тату булуыбызга шатлансак, хәзер инде иң матур йорт безнеке булуы белән горурланабыз. Район җитәкчелегенә, төзү-челәргә зур рәхмәт, – ди ул.  Икенче рәхмәтләре – шулай ук шәһәрдә беренче булып “акыллы йорт”та яшәүләре өчен. Ремонтка кадәр ярты ел алдан биредә модемлы салкын су һәм электр санагычлары урнаштырыла башлаган. Хәзер бер генә квартира хуҗасына да күрсәткечләрне кәгазьгә язып азапланасы түгел. Алар автомат рәвештә Идарәче компаниягә барып ирешә.

– Бу, беренчедән, яшәүче-ләрне кәгазь эшеннән араласа, икенчедән, гомумйорт түләүләре нуль-гә чыга. Бу эксперименталь йорт. Аларга якын киләчәктә шундый газ санагычлары да урнаштырачакбыз. Мондый үзгәрешләр шәһәрдә башка йортларны да кө-тә, – ди идарәче компания җитәкчесе Виктор Мясников. Ул санагыч күрсәткечләрен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында “салдырып” булуын әйтеп, Ольга Мартьянованың кулына  басма вариантны тоттырды. Ул шулай ук аңа һәм Рифат Батыровка Рәхмәт хатлары да тапшырды. Яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов та уртаклашты. Ул төзүчеләргә эшне тиз һәм сыйфат бе-лән башкарып чыгулары өчен рәхмәт белдерде. Йортның төсләр сайланышы буенча да матур килеп чыгуын ассызыклады. Биредә генә түгел, күрше йортларда яшәүчеләр дә соклануларын яшермәделәр.

– Безнең 134 номерлы йорт хәзер бигрәк ямьсез күренә инде. Чират тизрәк җитсен иде, – ди әлеге йорт буенча өлкән Флера Исхакова. Ә бу көнне күршеләре белән бергә бәйрәм иттеләр.   Җыйнак, чәчәккә күмелгән ишегалдына куелган мул сыйлы табын барысын да сыйдырды.

Хәзер инде акыллы йорт “хуҗалары” статусы алган яшәүчеләр бәйрәмнәрне бергә еш каршылыйлар, эшләрне дә күмәкләшеп башкаралар.

– Безгә яңа килүчеләр дә тиз кушыла. Төрле мил-ләт халыклары бик дус яшибез, – ди Асия апа Хә-мидуллина. Ул бүген кунакка дусты Талия Гыйматдинованы да чакырган. Аларның гармун да сузуы күмәк бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International