Килдураз авылындагы балалар санаторие янындагы иске коены яңарталар. “Иске дәваханә коесы” дип аталган чишмәне яңарту идеясе белән 83 яшьлек Мәрьям Шакирҗанова чыга. Ул аны әлеге авыл җирлегендә булган халык җыенында район башлыгы Марат Җаббаровка да җиткерә. Озакламый эш башланып китә. Ташландык кое территориясен чистартырга керешәләр. Чытырман булып үскән куакларны кисәләр, чүп-чарларны түгәләр. Моның өчен авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов эшчеләр яллый. Изге эшне Ходай да турлый бит. Әлеге төзелеш хакында ишеткәч, авылда яшәүче Фирая апа Җаббарова матди ярдәм күрсәтә. Әлеге суммага төп эшләр башланып китә. Алдан бурасын гына яңартабыз, дип уйлаган булсалар, коены тулысынча яңадан ясап чыгарга туры килә. Эшчеләр Илдар Гайфуллин булышлыгы белән чишмәне тирәнрәк казып, бетон боҗра куеп калдыралар, аннан агач бура урнаштыралар. Ә җир өстенә чыккан бураны – кое “авызын” элеккегесенә ошатып ясадылар.
– Моның өчен агач материал кирәк булачак. Коеның тарихи йөзен югалтмыйсы иде. Күп еллар буе ул дәваханәгә дә, халыкка да хезмәт иткән. Суы бик тәмле иде диләр авыл аксакаллары, - ди Зөлфәт.
Тагын бер үзенчәлеге – бу кое сиртмәле булган. Хәзер дә ул шундый булачак. Килешегез, андый коелар авылларда калмады да диярлек. Сиртмәне ясаганчы эшчеләр кое территориясен матурлыйлар – рәшәткә тоталар, брусчатка җәяләр. Соңгы эшләргә авыл мәчете дә акчалата ярдәм күрсәтә.
– Барлык төзелеш эшләрен тагын берәр атнадан төгәлләргә исәплибез. Яраткан коены кире халыкка кайтару кебек изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез, - ди авыл җирлеге башлыгы.