Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтының “кадастр инженер сайла” вкладкасында агымдагы елның 8 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлар рейтингы белән танышырга мөмкин, шулай ук бер ай – августка төзелгән рейтинг белән аерым танышып була.
Алда хәбәр ителгәнчә, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына һәм кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Әгәр туктатып тору һәм кире кагу проценты 35-тән артса, кадастр инженеры “кызыл зона”га эләгә. Әгәр туктатып тору һәм кире кагу проценты 35-тән аз булса, әмма 18-дән күп булса – “ак зона”га. Әгәр туктатып тору һәм кире кагу 18%-тан аз булса – “яшел зона”га.
Хәзерге вакытта, 2018 елның 8 аена Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, “кызыл зонада” барлыгы 6 кадастр инженеры бар, “ак”та – 66, 305 – “яшел”дә. Чагыштыру өчен: былтыр кадастр инженерларының күп өлеше “кызыл зона”да булган. Шулай итеп, вәзгыять кардиналь рәвештә яхшы якка үзгәрде.
Татарстан Росреестры исегезгә төшерә: конкрет кадастр инженерының эш сыйфаты белән канәгать булмаган заказчиклар, +7(843)291-05-10 телефонына шалтыратып, “Идел буе кадастр инженерлар Ассоциация”сенә мөрәҗәгать итә һәм кисәтү ясый ала. Биредә һәрвакыт әңгәмәгә ачыклар һәм туган проблемаларны чишәргә ярдәм итәргә әзерләр.
Игътибар: бу мәгълүмәт кадастр инженерлары эшчәнлегенә реклама түгел, шул исәптән техник документацияне әзерләүдә яхшы күрсәткечләре булганнарына да. Татарстан Росреестрының ай саен төзелә торган рейтингы кадастр инженерларын эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләрне бары тик хәбәрдар итүгә генә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштерү кадастр инженерыннан башка мөмкин түгел. Аның профессиональлегеннән күп очракта кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүе тора, һәм, киресенчә, туктатып тору һәм кире кагу да аннан тора. Икенче очракта гражданнар өчен бу – вакыт сарыф итү генә түгел, акчаны югалту да.