Пешәләр, киселәләр тимер юл “батырлыкларны” кичерми

2018 елның 7 сентябре, җомга

Горький тимер юлчылары авыр статистиканы барлыйлар: агымдагы ел башыннан алып рельсларда 12 яшүсмер һәм бала имгәнгән, 6 очрак үлем белән тәмамланган. Күңелсез вакыйгаларның зур өлеше июль аена – каникул чорына туры килгән.

Ай башында ук Әгерҗе станциясендә 15 яшьлек үсмер, иптәшләре белән йөргәндә, Ык елгасы аша күпер конструкциясенә, аннары йөк поезды вагонына үрмәли. Менгән вакытта электр дугасы тәэсирендә 70 процент пешү ала.

Ике көннән шул ук Ижевск регионының Пычас станциясендә рельслар колеясендә йөк поездын күзәтеп басып торучы яшүсмерне локомотив бригадасы 200 метр кала күреп ала. Малайның сигнал бирүгә исе китми. Фаҗигадән экстрен тормозга басу да алып кала алмый...

Июль уртасында Горький регионының Починки станциясендә 11 һәм 14 яшьлек үсмерләр йөк поезды вагонына үрмәләгәндә каты пешү алалар. Бигрәк тә өлкәнрәге каза күрә – боты һәм аяк табаны хәтта күмерләнә.

Охшаш бәла 23 июль көнне Вязники станциясендә күзәтелә. Яшүсмер, иптәшләре күз алдында батырланып, шулай ук йөк поезды вагонына менә. Әмма ток сугудан егылып төшә, каты пешә һәм башы җәрәхәтләнә.

Вурнары станциясендә булган шундый ук фаҗига герое өчен мондый “батырлык” тагын да аяныч – үлем белән тәмамлана. Яшүсмернең шәхси әйберләре арасында аракы да табыла.

Июльнең соңгы көннәрендәге тимер юл фаҗигасе Татарстанда – Свияжск-Яшел Үзән перегонында була. Локомотив бригада рельсларда ятучы сул аягы киселгән баланы табып ала. Соңрак аның әкрен баручы поездның вагонына ябышып баруы ачыклана. Йөк составы тизлекне арттыргач, малай, тотынып тора алмыйча, бер аягы белән көпчәк астына эләккән.

Күргәнегезчә, тимер юлда геройлыклар яхшы тәмамланмый. Шуңа күрә дә яшүсмерләргә аның уен мәйданы түгеллеген төшендерү – олыларның бурычы.

Төгәлрәге – якынлашучы поезд алдыннан тимер юлны аркылы чыгу, рельслар белән янәшәдә уеннар оештыру, басып торучы поездлар вагоннарына, цистерналарга менү катгый тыела. Тимер юлда наушниклардан, кесә телефоныннан сөйләшеп йөрү якынлашып килүче составны ишеттермәскә мөмкин. Ә поезд экстрен тормозга басканда да, 700-1200 метр үткәч кенә туктый ала!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International