Шәһәрдә пластик шешәләр өчен махсус контейнерлар урнаштыра башладылар. Шуларның берсе К. Зыятдинов урамының 7 номерлы йорты территориясендә урын алды. Анда яшәүчеләргә көнкүреш калдыкларындагы пластик шешәләрне аерып утыру һәм аерым савытка бушату кыенлык тудырмыймы?
Илсөяр Садыйкова, декреттагы әни:
– Без бу йортка бер ел элек күчендек. Хәзер пластик шешәләрне халык күп куллана. Шуңа да мондый контейнер куюны хупладык. Чүпне аерып җыябыз. Кайвакытта күрше Яшьләр урамыннан да пакетка пластик савытлар тутырып алып килүче кешеләрне күрәм. Бу яңалыкны күптән кертәсе булган.
Сания Вәлиева, дәваханәнең табиб-фтизиатры:
– Мин инде бу йортта күп еллар буе яшәүче буларак кына түгел, ә табиб буларак та әйтә алам. Пластик савытлар бит ул экологик яктан иң зарарлы ташландык. Шулкадәрле шешәне яндырсалар, беләсезме, һавага күпме агу бүленеп чыга! Аерым җыеп, кабат эшкәртү өчен махсус заводка алып китәләр, дип уйлыйбыз. Мин шәхсән өйдә чүпне җыйганда ук пластикларны аерым пакетка куеп барам.
Рөстәм Хәбибуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспек-циясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты:
– Ике контейнер тулды инде, алып киттеләр. Мондый чүпне шәһәрдәге бер эшмәкәр эшкәртә, ул алып китә икән, дип ишеттем. Ничек яхшы уйлап тапканнар, алайса ул “газировка”, “минералка” шешәләре белән чүп савыты тула иде. Ә хәзер аерым. Яңа контейнерга бигрәк тә бала-чагалар узганда салып китәргә яраталар. Үзем дә аерым җыеп барам.
Елена Николаева, хуҗабикә:
– Мин бу турыда күптән хыялланам. Пластик савытлар көнкүрештә бигрәк күп җыела бит. Калдыкларны “сортларга” аеру бер ияләшкәч авыр булмас, дип уйлыйм. Бары андый контейнерларны ешрак урнаштырсыннар гына.