Чәршәмбе көнне ветеринария техникумыннан 25 студент Кырымга юл алды. Алар анда ике ай дәвамында виноград җыячаклар һәм кухняда хезмәт куячаклар.
Россия студентлар отрядлары хәрәкәтенең Татарстан бүлегеннән бу хакта алдагы көнне генә хәбәр итәләр. Чемодан җыярга санаулы сәгать бирелгән. Шуңа да карамастан, солдатларга хас төгәллек белән барысы да иртәнге сәгать сигездә техникум янында иделәр инде. Китүчеләр төрле бүлекләрдә белем алалар.
– Безнең “Ветеринар” студентлар отряды өчен юлга чыгып китү күнегелгән эш. Быел җәйдә башта Буа районы хуҗалыкларында эшләдек, аннан яртысын Апас районын әйләнеп кайттык. Хәзер Кырымга китәбез, –ди укытучы, кураторлары Надилә Әхмәтшина. Нияз Кәримов та “Ветеринар” отрядыннан.
– Кырымга бик теләп барам. Яңа дуслар, кичерешләр минем өчен кызык, – ди ул. Виноград җыюның ни икәнен дә күз алдына китерә, эштән курыкмый. Ырыңгыдан соңгы курста белем алучы Александр Сайкин Кырымга баруны – чираттагы хыялы тормышка ашу, дип саный. Балаларын озата килгән әти-әниләре дә мондый мөмкинлек тууына шатланалар.
– Улым Раил башта бераз икеләнсә дә, форсатны кулдан ычкындырмаска булдык. Төне буе сумка тутырдык. Диңгездә рәхәтләнеп коенырлар, эштә дә сынатмас, дип ышанабыз. Исән-сау йөреп кайтсыннар, – ди Лилия Каюмова. Озатучыларның һәрберсе шушы теләктә.
– Техникумлыларны тагын чакырырлык булсын. Ике айдан сезне уку йорты диварларында көтеп калабыз, – диде БВТ директоры Илдар Гыйниятуллин егет-кызларга мөрәҗәгать итеп.
Студентлар арасында икенче тапкыр сәфәр чыгучылар да бар. Булачак ашчылар Альберт Шагин, Гүзәл Каюмова, Сиринә Хәйруллина әле июль аенда гына Ялтада эшләп кайттылар. Бу юлы кухняда хезмәт куярга бишәү баралар. Рөстәм Сәмәрханов һәм Сергей Никонов та алар белән.
– Безгә анда бик ошады. Кырымга яшәргә дә китәр идем, – ди Гүзәл. Ул ике ай эчендә 34 мең сум акча эшләгән. Тулай торакта яшәү, ашау-эчү түләүсез булган. Виноград җыючыларны да шундый шартлар, хезмәт хакы көтә. Аларның эш урыннары исә Бакчасарай районында булачак.