Буа мөхтәсибәте экстремизмга каршы велосипедта чабу чарасын үткәрде

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Буа мөхтәсибәте экстремизмга каршы велосипедта чабу чарасын үткәрде. Анда, нигездә, балалар катнашты. Район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов аларга экстремизм, экстремистик карашларның һәм гамәлләрнең закон бозуга китерүе турында сөйләде.

– Һәр кешегә балачактан ук барлык кешеләрне дә хөрмәт итәргә, кешеләрне ниндидер билгеләр буенча бүлмәскә кебек фикер салына. Россиядә гасырлар буенча төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләр яшәгән. Аларның һәммәсен дә Ватанга карата мәхәббәт, уртак җиңүләр хәтере һәм иңне куярга әзер булу хисе берләштерә. Бүген без үзебезнең бердәм җәмгыятъ, бердәм халык икәнлегебезне истән чыгармаска тиеш. Без бергә булганда гына, бер-беребезне ихтирам иткәндә, ышанганганда, аңлашканда, хәлебезгә кергәндә генә көчлебез, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International